Хәерле кичләр, дусларым😊! Ни хәлләрегез бар? Бу салкыннар сезнең тирәгә дә килеп життеме ул? Бездә бик салкын, утыздан аста күрсәтә. Бүген машинам да кабынмады… Беркая чыкмадык, өйдә генә яттык. Планнар башка иде болай үзе. Жирлегемә кергән урман арасындагы бер авылыма барасы идем, халыкны Раштуа белән дә котларга иде исәп, юлларны-карларны да карап кайтасы идем… Юл уңае урманга да керермен дип уйлаган идем…Ярый әле телефоннар бар, барып житеп булмаса да, обстановканы белеп торырга. Аллага шөкер, көн тыныч кына үтеп китте, бер авылымда көн дәвамында ике тапкыр автомат атып су бетеп торуны санамаганда… Жайлап жибәрүе дә шул телефон аркылы хәл ителә бөтен мәсьәләнең😊. Тик шулай да, болай телефонга гына ышанып өйдә ятып булмас, иртәгә машинаны ничек тә кабызасы инде😊. Өйдә өч хатын-кыз жыелганда гадәттә нәрсәләр эшләнә? Как всегда инде - ниндидер яңа рецептлар сынап карала, саклап куелган, пешереп карарга вакыт житмәгән ризыклар пешерелә😅. Кызлар көн буе шомырт оныннан торт пешереп мәш килделәр. Махсус сатыла икән ул шомырт оны, моңа кадәр күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Әле аны каймак белән бутап куеп, өч сәгать бүрттерәсе икән🤦🏻‍♀️! Кыскасы, минем өчен түгел😅. Миңа “жиргә якынрак” әйберләр булсын. Бу арада шуба салатыннан башка балык ашалмады дип, балык ризыгы пешерергә булдым. Алып туңдырып куйган форель балыгым бар иде, чистарта башлаган идем, ходай рәхмәте - эченнән уылдыгы чыкты. Аны элпәләреннән чистартып, тоз, чеметем генә шикәр комы, сыек май салып тозлап куйдым. Күп булмаса да, тәмен татып карыйк, дидем. Балыкны кисәкләргә турап, тоз, копченый паприка, балык өчен приправа, борыч, бераз гына киптереп уылган бөтнек сибеп, бутап куйдым. Табага беренче катлам итеп зур бер суганны түгәрәкләп турап, божраларга аермый гына, тезеп чыктым. Аның өстенә эре итеп туралган кишер, татлы борыч белән аралаштырып балык кисәкләрен тездем. Ике аш кашыгы гына (саклык өчен генә, пешкәндә ингредиентларның үз согы да бүленеп чыга) су тамыздым. Табаның өстен фольга белән каплап, 50 - 60 минутка духовкага озаттым. Шул арада гарнирга дөге пешердем. Гадәттә, бер кеше башына 40-50 гр (коры килеш) дөге алам, дөгене башта чүть кенә сыек майда кыздырып алам, күләме буенча бер өлеш дөгегә ике өлеш су өстим һәм әкрен генә утта пешерәм. Тәменчә атланмай, тоз, писүк өстим. Болай пешергәндә дөге таралып тора торган булып пешә. Бу юлы дөгегә кубиклап турап кишер, яшел борчак салып пешердем, алай иткәндә гади дөге дә бәйрәмчәрәк матур килеп чыга. Өстәлгә дөге белән яшелчәле балыкны тәлинкәгә матурлап салып, өстенә туралган укроп, бальзамический соус сибеп чыгардым. Атна буе сузылган бәйрәмчә ашау-эчүдән соң жиңелчәрәк ризык булды инде бу үзенчә😊. Кич тә житте шулай итеп, дусларым😊. Кызлар әле дә кухняда нәрсәдер пешереп маташалар, Динә кызыма каникулдан соң алып китәргә тәмнүшкәләр пешерәләр😊. #авыл #суык #аланбәксәр #бәйрәмнәр #шимбә #тиздәнэшкә #пешеренүтөшеренү

Теги других блогов: овощи форель рецепт